ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Польшадагы татар авылындагы Сабан туена бөтен дөнья татарларын җыялар
Татарстанда ипотека кредитлары саны өч тапкыр арткан
Омск өлкәсенең Тайчы авылы китапханәсенә дүрт тапкыр артыграк китап тупланган
Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Мәскәү Сабан туенда лотореяга машина уйнатылачак

Җәмгыять

Кузнецова инвалид балаларның ата-аналары өчен оешма төзергә тәкъдим итә

10 декабрь 2017, 10:51

Кузнецова инвалид балаларның ата-аналары өчен оешма төзергә тәкъдим итә Шулай ук омбудсмен физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемалары буенча тәкъдимнәр пакеты күп кенә яңа перспективалар ачуын билгеләп үткән.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова инвалид балаларның ата-аналары өчен Бөтенроссия оешмасы төзү планы турында җиткергән. Шулай ук омбудсмен физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемалары буенча тәкъдимнәр пакеты күп кенә яңа перспективалар ачуын билгеләп үткән. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

“Сүз “Уңайла мохит” программасын озайту турында гына бармый. Инвалид балаларны укытуга, шул исәптән һөнәри белем бирүгә әһәмият бирү бик мөһим”, - дип язган Кузнецова Instagramында.

Алдан Дәүләт Думасында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә кануннарны камилләштерү һәм алар тормышы һәм үсеше өчен уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре буенча эксперт советы барлыкка килүе турында хәбәр ителгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10