ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районы сабыйлары спорт ярышларында сынатмады

10 декабрь 2017, 05:00 , Фото: tukai-rt.ru

Тукай районы сабыйлары спорт ярышларында сынатмады Тукай районы Кнәз авылында «Балалар өчен 100 төрле шөгыль» дип исемләнгән бәйге-уен программасы оештырылды.

 (Тукай районы, 10 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Кнәз авылында «Балалар өчен 100 төрле шөгыль» дип исемләнгән бәйге-уен программасы оештырылды, дип яза җирле басма.

Чарада «Лебедушка» балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар катнашты. Монда балачак, тынычлык һәм яхшылык турында җырлар яңгырады, балалар әйлән-бәйлән уйнады, кушылып җырладылар һәм биеделәр. Оештыручылар тарафыннан сабыйлар өчен күп төрле сораулар әзерләнгән иде, балалар, үз чиратларында, аларга кызыклы-кызыклы җаваплар бирделәр. Сабыйлар шулай ук спорт чараларында да актив катнаштылар, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10