ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллы янында Чулман елгасында водолазлар боз астына төшеп киткән велосипедчыны эзли

9 декабрь 2017, 16:08

Чаллы янында Чулман елгасында водолазлар боз астына төшеп киткән велосипедчыны эзли Коткаручылар һәлакәт урынын тикшергән һәм ярдан 150 метр ераклыкта аяк киеме һәм шапка йөзеп йөргән бәке тапканнар.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Чаллы тирәсендә Чулман елгасында 6 нчы эзләү-коткару отряды водолазлары боз астына төшеп киткән велосипедчыны эзли. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чаллыда һәлакәт турында ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген 11.20 сәгатьтә шаһит хәбәр иткән. Коткаручылар һәлакәт урынын тикшергән һәм ярдан 150 метр ераклыкта  ачк киеме һәм шапка йөзеп йөргән бәке тапканнар. 12.15 сәгатьтә водолазлар эзли башлаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10