ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Лениногорскида 200нче пар никахларын теркәде
Чүпрәленең Хорновар-Шигали авылыннан Сергей Райков мини-трактор ясаган
Аксубай приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт урыннары белән таныша
Зәйнең мәгариф ветераны Нина Миннехуҗина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Алабугадагы балалар мәйданчыкларының куркынычсызлыгын тикшерәчәкләр

Авыл

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен озайтуны сорыйлар

9 декабрь 2017, 14:04

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен озайтуны сорыйлар Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен яңа ел бәйрәмнәреннән соң озайту турындагы карар әлегә кабул ителмәгән, дип билгеләп үтте Ренат Сөләйманов.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан аграрийлары республика  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Яңа елдан соң авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү срогын озайтуны сорыйлар. Бу хакта бүген “Казан” агросәнәгать паркында министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Ренат Сөләйманов хәбәр итте.

Татарстанда быел ярминкәләр 16 сентябрьдә башланды, алар 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен яңа ел бәйрәмнәреннән соң озайту турындагы карар әлегә кабул ителмәгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10