ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда ел башыннан хезмәтне саклау нормаларын бозган өчен 14,6 млн сум штраф салынган

9 декабрь 2017, 12:03 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстанда ел башыннан хезмәтне саклау нормаларын бозган өчен 14,6 млн сум штраф салынган Татарстан Дәүләт төзелеше инспекциясе белән Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе ел башыннан 1802 тикшерү үткәргән.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда ел башыннан хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 14,6 млн сумга 490 беркетмә төзелгән.

Татарстан Дәүләт төзелеше инспекциясе белән Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе ел башыннан 1802 тикшерү үткәргән.

Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә республика Төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте, дип җиткерә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Республиканы барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтәне Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10