ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендә Татарстан кешеләре утырган автомобиль һәлакәткә юлыккан
Иран футбол җанатарлары Казанда машина түбәсендәге палаткаларда яши
Питрәчнең Кощак авыл җирлеге чикләре үзгәртелү турында закон проекты кабул ителде
Россиядә Чемпионат вакытында 4 млн кеше һава юлы транспортын сайлаган
Казандагы яңа метро станцияләренең исемнәре билгеле булды

Җәмгыять

Республика Премьер-министры татарстанлыларны “Ватан геройлары көне” белән котлады

9 декабрь 2017, 09:35 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Республика Премьер-министры татарстанлыларны “Ватан геройлары көне” белән котлады “Безнең геройлар кыюлык, Ватанга тугры хезмәт итү, яшь буын өчен намус эталоны үрнәге”, - дип белдерде Песошин.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада яшәүчеләрне “Ватан геройлары көне” белән котлады.

Бу бәйрәм хәрби хезмәттә һәм эштә аерылып торган, дәүләт икътисадын һәм куркынычсызлыгын ныгытуга зур өлеш керткән россиялеләр хөрмәтенә гамәлгә куелган, дип искәртте ТР Хөкүмәте җитәкчесе котлавында.

“Безнең геройлар кыюлык, Ватанга тугры хезмәт итү, яшь буын өчен намус эталоны үрнәге”, - дип белдерде Песошин.

Аннары Премьер геройларның үзләренә мөрәҗәгать итте һәм аларга “безнең ил өчен башкарган эшләре, безнең җәмгыятьне үстерү, яшь буынга патриотик тәрбия, республиканы сәяси һәм иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен” рәхмәт сүзләрен җиткерде.

А.Песошин барлык Ватан геройларына бәхет, ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, иминлек һәм тынычлык теләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10