ҺАВА ТОРЫШЫ +30 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Татар-информ”да VI мөселман яшьләре форумы турында сөйләшәчәкләр
Казанда «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильмны көзен төшерә башлыйлар
Россиядә ярты айда илле мең чамасы электрон ветеринария сертификаты тутырылган
Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр турында кисәтә
Р.Миңнеханов "Шәһәр моһите" проектының мөһим иҗтимагый-сәяси бурычларны хәл итүен әйтте

Спорт

Мөмкинлекләре чикле тукайлылар үзара көч сынашты

9 декабрь 2017, 00:00 , Фото: "Якты юл"

Мөмкинлекләре чикле тукайлылар үзара көч сынашты Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан районда төрле чаралар уза.

(Тукай районы, 9 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан районда төрле чаралар уза. Бу атнада чәршәмбе көнне мөмкинлекләре чикле тукайлылар арасында IV район Спартакиадасы узды. Әлеге ярышларда барлык төр инвалидлар да катнашты, дип яза җирле басма.

Спартакиадада тукайлылар үзара шашка, дартс, армспорт, ату, урыннан сикерү кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Барлыгы 50дән артык спортчы – 11 команда катнашты. Гомуми исәптә Күзкәй авыл җирлеге командасы беренчелеккә чыкты. II урынга Иске Абдул һәм III урынга Новотроицкое авыл җирлекләре командалары лаек булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10