ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда Хизб-ут тахрир*ның 8 лидеры 145 ел колониягә хөкем ителде

8 декабрь 2017, 19:02 , Фото: Александр Елисеев

Казанда Хизб-ут тахрир*ның 8 лидеры 145 ел колониягә хөкем ителде "Раян" төркеме җырчысы Азат Адиев 19 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Суд Казанда 2014 елда тоткарланган 8 кешене Россиядә тыелган террорчылык төркемендә катнашуда гаепле булуларын таныды. ХТ* лидерлары барысына бергә 145 ел 8 ай колониягә хөкем ителделәр.

Ул вакытта шикле затларны тоткарлаганда Куркынычсызлык федераль хезмәте Татарстандагы махсус операциясе вакытында 20 адрес буенча тикшерү үткәрде һәм күпсанлы тыелган әдәбият һәм пропагандалау материаллары алды.

Кайбер хөкем ителгәннәрнең беренче тапкыр гына закон бозулары түгел.

Суд Азат Адиевны 19 елга каты режимлы колониягә, Татарстанның атказанган артисты исемен алган Әсгать Хафизов 19 ел 2 ай каты режимлы колониягә, Радик Зарипов 16 ел аерым режимлы колониягә, Альберт Вәлиуллин 18 елга каты режимлы колониягә хөкем итте. Тимур Үзбәков 18 елга, Ленар Сәитов 19 елга, Рузил Дәүләтшин 18 ел 6 айга, Павел Хевронин 18 елга каты режимлы колониягә хөкем ителде дигән карар чыгарылды.

*«Хизб-ут тахрир Аль-Ислами» – Россиядә тыелган халыкара террорчылык төркеме.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10