ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Күлмәк салуның ние бар? - "Ватаным Татарстан" газетасы
Хәбәрсез югалган дип саналган Татарстан солдаты җәсәден Казанда җирләделәр
Болгар ислам академиясе абитуриентлар җыя
Хрущев белән Брежневка хезмәт күрсәткән шагыйрь Әхмәт Саттарны Мәскәүдә искә алдылар
Р.Миңнеханов: Нефтьчеләр ярдәме белән Татарстан икътисады уңай үсеш темпын саклый

Җәмгыять

Вакытлы матбугатка криминал күрсәтү отышлы – ТР студентлар отрядлары үзәге директоры

8 декабрь 2017, 13:47 , Фото: Александр Эшкинин

Вакытлы матбугатка криминал күрсәтү отышлы  – ТР студентлар  отрядлары үзәге директоры Газета-журнал һәм телевидениегә яшьләр темасы кызык түгел, ди Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Ринат Садыйков.

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Вакытлы матбугатта бүген яшьләр темасы аз күтәрелә. Аларга криминал, җинаять яки сенсация күрсәтү отышлы. Бу хакта “Татар-информ”га үз фикерен республиканың студентлар хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Ринат Садыйков белдерде.

“Вакытлы матбугатта, булсын ул федераль, республика яки җирле басма, студентлар отряды, яшьләр темасы кызык түгел. Республика каналларына да скандал, криминал, җинаять күрсәтү отышлы. Болар да кирәкле темалардыр, әйтмим. Нигә без медицина отрядларында эшләүче студентлар турында күрсәтмибез? Алар поликлиника, хастаханәләрдә кече медицина хезмәткәрләре булып эшли, авыруларга ярдәм итә, тәрбия кыла. Балалар бакчасы, хастаханә, мәктәпләр төзүче, юллар салучы төзелеш отрядлары турында язмыйбыз. Авыл хуҗалыгы отрядлары турында да ләм-мим. Ипи үстерүче студентлар күләгәдә кала бирә. Студентлар отрядлары гына түгел, яшьләр темасы бөтенләй икенче, арткы планда”, – ди ул.

Исегезгә төшерәбез, ТР студентлар отряды хәрәкәтенә 2018 елда 55 ел тула. Республикада бүген 8 студентлар отряды эшләп килә. Алар аша быел 10363 студент эшле булган. Иң югары хезмәт хакы – энергетика һәм транспорт профилендәге өлкәләрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10