ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

ТР Президенты Чаллыда социаль ипотека буенча фатир алучыларны өй туйлары белән котлаячак

8 декабрь 2017, 09:18 , Фото: prav.tatarstan.ru

ТР Президенты Чаллыда социаль ипотека буенча фатир алучыларны өй туйлары белән котлаячак Рөстәм Миңнеханов Автошәһәргә эшлекле сәфәр кыла.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда социаль ипотека буенча яңа фатир алучыларны өй туйлары белән котлаячак. Республика лидеры Автошәһәргә эшлекле сәфәр кыла, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында.

Президент Сидоровка бистәсендә социаль ипотека программасы буенча төзелгән 10 катлы йортка күченүчеләргә фатир ачкычлары тапшырачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Кама төзелеш көллиятендә дә булачак. Күптән түгел һөнәри уку йорты территориясендә торак-коммуналь хуҗалыгы системасы һәм төзелеш индустриясе өчен кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге ачылды.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Автошәһәрнең 2нче хастаханәсе белән дә танышачак. Быел әлеге медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясалды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10