ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Татар-информ” журналисты - “Татарстан – чаңгы юлында” бәйгесе җиңүчесе

7 декабрь 2017, 19:15 , Фото: Расих Фасхутдинов

“Татар-информ” журналисты - “Татарстан – чаңгы юлында” бәйгесе җиңүчесе Бәйгедә шушы теманы ел дәвамында яктырткан журналистлар катнашкан.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе спорт журналисты Фәрит Салихов “Татарстан – чаңгы юлында” республикакүләм журналистлар конкурсында җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тапшырды.

Барлыгы 10лап номинациядә эшләр кабул ителгән. Бәйгедә ел дәвамында яктыртылган эшләр каралган.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының рус редакциясе спорт журналисты Алексей Анисимов та шундый ук җиңүче дипломына лаек булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10