ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Арча районының Ташкичү авылында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачыла

7 декабрь 2017, 16:09

Иртәгә Арча районының Ташкичү авылында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачыла Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова чакырулы.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). 8 декабрьдә 10:00 сәгатьтә “Тарихи хәтер” партия проектын тормышка ашыру кысаларында Арча районының Ташкичү авылындагы гомумбелем мәктәбе базасында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачылу тантанасы була.

Шиһабетдин Мәрҗани үзенең барлык иҗади көчен халкының милли үзаңын уятуга багышлаган кеше.

Ташкичу авылы тарихчы галим исеме белән бәйле. Биредәге мәдрәсәдә Казанның данлыклы Мәрҗани мәчете имамы, фәлсәфәче һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани башлангыч белем алган.

Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова чакырулы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10