ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Карелия Сабан туе дүртенче августка билгеләнгән
Татарстанда бүген М7 юлындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән
Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак
Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде
Новосибирскиның татар балалары җәйге лагерьда милли белем һәм тәрбия алачак

Җәмгыять

Уфада чәкчәктән чыршы рәвешендәге символик фуд-арт әзерләячәкләр

7 декабрь 2017, 13:35

Уфада чәкчәктән чыршы рәвешендәге символик фуд-арт әзерләячәкләр Гадәти булмаган чыршыны кунаклар, эстрада йолдызлары шикәр пудрасы, топинглар һәм башка тәм-томнар белән бизәячәк.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан, 10 декабрьдә Башкортстан башкаласындагы иң зур сәүдә-күңел ачу үзәкләренең берсендә чәк-чәктән чыршы рәвешендәге символик фуд-арт әзерләячәкләр. Аны теләгән һәркем татып карый ала.

Гадәти булмаган чыршыны кунаклар, эстрада йолдызлары шикәр пудрасы, топинглар һәм башка тәм-томнар белән бизәячәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгына Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәүләт комитетыннан хәбәр иткәннәр.

Чәкчәктән чыршы рәвешендәге фуд-арт әзерләү өчен 200 килограмм он, 360 йомырка, 50шәр килограмм шикәр һәм бал, 50 литр үсемлек мае һәм 8 килограмм сары май кирәк булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10