ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда электр чыбыгына ауган агач троллейбуслар хәрәкәтен туктаткан

7 декабрь 2017, 09:50

Казанда электр чыбыгына ауган агач троллейбуслар хәрәкәтен туктаткан Авария узган кичтә Максим Горький урамындагы 29нчы йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районында электр чыбыгына агач ауган. Шуның аркасында троллейбуслар хәрәкәте туктап калган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Авария узган кичтә Максим Горький урамындагы 29нчы йорт каршында килеп чыккан.

Урынга килгән 2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, агачны кисеп, троллейбусларга юлны ачкан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10