ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районы укучылары пластик шешәләрне җыеп тапшыралар

7 декабрь 2017, 04:00 , Фото: Кадрия Гамирова

Чирмешән районы укучылары пластик шешәләрне җыеп тапшыралар Район мәктәпләре укучылары тырышлыгы белән 18 меңләп данә пластик шешә җир өстендә аунап, сулыкларга төшеп табигатебезне пычратмаячак.

(Чирмешән, 7 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районы укучылары пластик шешәләрне җыеп тапшыралар. Район мәктәпләре укучылары тырышлыгы белән 18 меңләп данә пластик шешә җир өстендә аунап, сулыкларга төшеп табигатьне пычратмаячак, кеше организмына зыян салмаячак. Әйе, укучыларыбыз нәкъ шул кадәр, ягъни 723 килограмм пластик шешә җыйганнар. Бу әле яңа уку елында гына, дип яза җирле басма.

Аларны укучылар үзләре укый торган мәктәпкә алып килеп тапшыра, үз чиратында мәктәп директорлары шешәләрне икенче Чирмешән мәктәбенә китерә. Биредә аларны махсус станок ярдәмендә пресслыйлар.

-Без һәр мәктәптән китерелгән икенчел чималны үлчәп, исәпкә алабыз. 20-25 килограммлы 32 тюк әзерләп куйдык, якын көннәрдә, килограммын 15 сумнан, пластик шешәләрне Самарадан килеп алырга тиешләр, - ди мәктәп директоры Илдар Миргалимов. – Моның кереме әллә ни зур да түгел, ә табигатебезне күпме чүп-чардан саклап калабыз.

Мәктәпләрдәге бала саныннан чыгып исәпләгәндә, бу эштә Ивашкино мәктәбе иң алда. Алар 300 килограммнан күбрәк пластик шешә тапшырганнар, ягъни бер балага уртача 3 килограммнан күбрәк туры килә. Шешминка мәктәбе алардан бераз гына калыша, бер балага 3 килограмм тирәсе икенчел чимал тапшырганнар. Утыз Имән мәктәбендә әлеге күрсәткеч 1 килограммнан артыграк. Ә менә Түбән Кәминкә һәм Иске Котыш мәктәпләреннән әлегә чимал китерүче булмаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10