ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чирмешән районы аша узучы машинада 696 шешә шикле эчемлек табылган

7 декабрь 2017, 06:00 , Фото: “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров

Чирмешән районы аша узучы машинада 696 шешә шикле эчемлек табылган Юл инспекторлары “Форд” автомобиле салонында һәм багажнигында ярты литрлы, акциз маркасыз – 696 шешәгә тутырылган спиртлы эчемлеккә тап булганнар.

(Чирмешән, 7 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Юл инспекторлары шушы көннәрдә Чирмешән районы Кузай-Нурлат юлында туктаткан “Форд” автомобиле салонында һәм багажнигында ярты литрлы, акциз маркасыз – 696 шешәгә тутырылган спиртлы эчемлеккә тап булганнар, дип яза җирле басма. 

-Машина йөртүче, Самара өлкәсенең Шентала станциясе кешесе, әйтүенчә, ул алкогольне Удмуртиягә дустына күчтәнәчкә алып бара. Машинада Казахстанда җитештерелгән 10 төрле аракы һәм 7 төрле коньяк иде, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров.

Спиртлы эчемлекләр экспертизага юнәлдерелгән, аннан соң гына бу кешегә карата административ чара күреләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10