ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Япониядә су басу аркасында һәлак булучылар саны 222гә җиткән
Казан Башкарма комитетының элеккеге хезмәткәре А.Рыбушкин ирегеннән мәхрүм ителгән
Дәүләт Думасында футбол буенча Россия җыелмасын бүләкләргә җыеналар
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә
Суд татарстанлылар өчен электр энергиясенә тарифлар артуга юл куймады

Дин

Чувашстанда иҗтимагый-мәдәни татар хәрәкәтенең 30 еллыгы уңаеннан Мәүлид кичәсе узды

6 декабрь 2017, 21:46 , Фото: Алмаз Шиһабетдинов

Чувашстанда иҗтимагый-мәдәни татар хәрәкәтенең 30 еллыгы уңаеннан Мәүлид кичәсе узды "Мәүлидин-нәби" кыйссасын Наил хәзрәт Ямалетдинов укыды.

(Чабаксар, 6 декабрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Чуваш республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә иҗтимагый-мәдәни татар хәрәкәтенең – 30, Бөтентатар иҗтимагый-мәдәни үзәкнең – 20, Чуваш Республикасының милли-мәдәни татар мохтариятенең 10 еллыгы тантанасында Мәүлид кичәсе узды. "Мәүлидин-нәби" кыйссасын Наил хәзрәт Ямалетдинов укыды.

Комсомол районы Тукай авылы имам-хатыйбы һәм Чувашстан Диния нәзарәте рәисенең укыту һәм дин эшләре буенча урынбасары Наил хәзрәт Ямалетдинов "Татар-информ" хәбәрчесенә Чуваш Республикасында Мәүлид аеның ничек уздырылуы турында да сөйләп китте.

"Бу айда бар нәрсә Пәйгамбәргә барып тоташа. Төрле авылларда, Россиянең төрле төбәкләрдә Мәүлид ярамый дигән вакытта да 50 ләп бала белән бәйрәм үткәреп йөрдек. Чувашстанда Мәүлидне тантаналап 2007 елдан бирле уздыралар. Бу күркәм айны хәлебездән килгәнчә алып барыйк. Шөкер, Чувашия Республикасында Пәйгамбәребезнең туган ае аерым бер урынны алып тора", - диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10