ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда трамвай астына эләккән кызны Казанга күчерү мәсьәләсе хәл ителә

6 декабрь 2017, 19:52

Чаллыда трамвай астына эләккән кызны Казанга күчерү мәсьәләсе хәл ителә Кызның аяк табанын өлешчә кисәргә туры килгән.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Чаллының Кама балалар медицина үзәге табиблары трамвай астына эләккән кызны  Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерү мәсьәләсен хәл итә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Чаллы үзәгенең матбугат секретаре Диләрә Эстрина сөйләде.

Табибларга кызның  аяк табанын кисәргә туры килгән. Эстрина сүзләренчә, баланың хәленә карап, иртәгә табиблар Казан хезмәттәшләре ярдәме кирәклеген билгели алачак.

“10 яшьлек кызны бүген реанимациядән травматология бүлегенә күчерделәр. Укучы кызның әнисе гел янында”, - дип билгеләп үтте матбугат секретаре.

Элек хәбәр ителгәнчә, фаҗига 4 декабрь кичендә ГЭС бистәсендә булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10