ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Айгиз Баймөхәммәтовның яңа китабы геройлары арасында Татарстан язучылары да бар
Зәй сусаклагычында агым алып киткән үсмерләрне коткарганнар
Азнакай яучылары ялгызлар өчен үзәк булдырырга җыена
Салават Фәтхетдинов үзе белән сөйләшүче журналистларның үзеннән акыллы булуын тели
Татарстанда кеше үтерү буенча җинаятьләр бөтенесе диярлек ачылган

Җәмгыять, Төп яңалыклар

6 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

6 декабрь 2017, 21:00

6 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар В.Путин Президент сайлауларында катнаша, 2018 ел - Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы, Н.Әхмәдуллина укучылары Эстониягә халыкара бәйгегә бара.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты сайлауларында Владимир Путин кандидатурасын хуплады./ Бүгенге гади булмаган шартларда без барыбыз да берләшергә һәм илнең булачак Президентына ярдәм күрсәтергә тиешбез, дип белдерде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты сайлауларында Владимир Путин кандидатурасын хуплады

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел – Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы, дип билгеләнде./ Галимне фикер иясе, ислам дөньясында дан казанган шәхес, бөек реформатор, олуг мәгърифәтче, дип бәялиләр, диде Камил Сәмигуллин.

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел – Шиһабетдин Мәрҗани елы, дип билгеләнде

Милли Шура татар халкы үсешен тәэмин итү стратегиясе буенча эшләячәк – Васил Шәйхразиев./ Бөтендөнья татар конгрессының максаты – һәр татар кешесенә барып җитеп, аны татар телен, гореф-гадәтләрен саклауга өндәү.

Милли Шура татар халкы үсешен тәэмин итү стратегиясе буенча эшләячәк – Васил Шәйхразиев

2018 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы - төрек шәһәре Кастамону./ Төрки дөньяда 2018 ел – төрки халыкларның күренекле шәхесләре - Гара Гәрәев, Магҗан Җумабаев һәм Чыңгыз Айтматовны искә алу елы.

2018 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы  - төрек шәһәре Кастамону

"Татар-информ" корреспонденты – "Ришвәтчелек: журналист карашы" бәйгесе җиңүчеләре сафында./ Лилия Локманова (Хәсәнова) "Интернет-басмаларда ришвәтчелеккә каршы мәкаләләрнең иң яхшы сериясе" номинациясендә икенче призга лаек булды.



Эстония фестивалендә 1200 бала арасында Казаннан Н.Әхмәдуллина укучылары да чыгыш ясый./ "Тиктормаслар дусларын чакыра” халыкара бәйге–фестивалендә Эстония, Россия, Белорусcия һәм Латвиядән 47 коллектив чыгыш ясаячак.




 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10