ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган

Спорт

Балтачта каратэ-кекусинкай елдан-ел популярлаша

6 декабрь 2017, 06:00

Балтачта каратэ-кекусинкай елдан-ел популярлаша 1998 елда Альберт Бәзәгетдинов инициативасы белән Бөрбаш авылында каратэ сәнгатенә өйрәтү буенча беренче төркем ачылган иде.

(Балтач, 6 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтачта каратэ-кекусинкай елдан-ел популярлаша.1998 елда Альберт Бәзәгетдинов инициативасы белән Бөрбаш авылында каратэ сәнгатенә өйрәтү буенча беренче төркем ачылган иде, дип яза җирле басма.

Соңрак бу спорт төре районны ук колачлады. Бүгенге көндә каратэ белән 40тан артык кеше шөгыльләнә. Альберт Бәзәгетдинов белән Рифат Зарипов балаларны һәм яшьләрне әлеге спорт төренә өйрәтүдә көчләрен дә, вакытларын да жәлләмиләр. Үз үрнәкләрендә улларында да каратэга мәхәббәт тәрбияли алдылар. Альбертның улы Әмир, Рифатның уллары Якуб, Салих, Хәйдәр, ә Александр Пронинның кызы Ника каратэ белән шөгыльләнә һәм зур җиңүләр яулый.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк, 16 ел рәттән Каракүлдә Рәсәй күләмендә “Киокушин сугышчылары” җыены уза. Бирегә Рәсәйнең бөтен төбәкләреннән спортчылар җыела.
8 - 10 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә кекусинкай-каратэ буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты уза. Биредә балтачлылар да көч сынашачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10