ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Җәмгыять

Яшел Үзәндә «Поливитамин Ревит» савытында шартлаткыч матдә табылган

6 декабрь 2017, 02:00

Яшел Үзәндә «Поливитамин Ревит» савытында шартлаткыч матдә табылган Ә Карамалы Тау бистәсендә полицейскийлар 35 яшьлек ирнең өендә тентү ясаганда шикле банкага юлыккан.

(Яшел Үзән, 6 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Өеңдә корал саклыйсың икән, ул законлы рәвештә теркәлгән булырга тиеш һәм шул очракта гына полицейскийлар андыйларга юкка-барга кагылмас. Андый-мондый хәл килеп чыкмаса, әлбәттә. Теләсә-кайсы очракта да корал саклау куркыныч һәм җаваплы.

Менә күптән түгел генә Рус Мари Ковали авылында 61 яшьлек ирнең өендә беркайда теркәлмәгән 16 калибрлы «ИЖК» ау мылтыгы, 45 патрон табып алынган. Боларга өстәп «Порох Сокол» дип язылган металл банка да тапканнар. Аның эчендә сәнәгать юлы белән ясалган шартлаткыч матдә булган.

Ә Карамалы Тау бистәсендә полицейскийлар 35 яшьлек ирнең өендә тентү ясаганда шикле банкага юлыккан. Шартлаткыч матдә салынган банканың тышында «Поливитамин Ревит» дип язылган булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10