ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Авыл

Татарстанда 2017 елгы шикәр чөгендере уңышыннан 230 мең тоннадан артык шикәр әзерләнгән

5 декабрь 2017, 21:18

Татарстанда 2017 елгы шикәр чөгендере уңышыннан 230 мең тоннадан артык шикәр әзерләнгән Шикәр заводларында барлыгы 1579,1 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан алып республиканың шикәр заводларына 2048,8 мең тоннадан артык тонна татлы тамыр кабул ителгән, шул исәптән: «Зәй шикәре» ачык акционерлык җәмгыятенә – 1239,4 мең тонна, «Буа шикәре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә – 557,1 мең тонна, «Нурлат шикәре» ябык акциоерлык җәмгыятенә – 252,3 мең тонна. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Шикәр заводларында барлыгы 1579,1 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән. 231,5 мең тонна шикәр әзерләнгән, шикәр чыгышы – 14,9 %.
«Зәй шикәре»ндә – 121,5 мең тонна, «Буа шикәре»ндә – 71,3 мең тонна, «Нурлат шикәре»ндә 38,6 мең тонна шикәр әзерләнгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10