ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Хәвеф-хәтәр

Тәтеш урманчылыгында законсыз рәвештә ике миллионлык 500 юкә агачын кискәннәр

5 декабрь 2017, 17:45

Тәтеш урманчылыгында законсыз рәвештә ике миллионлык 500 юкә агачын кискәннәр Агачларны законсыз кисүне Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы ачыклаган.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Тәтеш урманчылыгының Тархан кишәрлегендә билгесез кешеләр законсыз рәвештә 497 юкәне кискәннәр. Зыян ике миллион сумнан артык булган. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев җиткерде.

Агачларны законсыз кисү быел июль аенда булган. Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тикшерү материалларын тикшерүчеләргә тапшырган. Алар аеруча күп күләмдә законсыз рәвештә киселгән агачлар факты буенча җинаять эше кузгаткан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10