ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган

Хәвеф-хәтәр

Татарстан дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне бозлавык булуы турында кисәтә

5 декабрь 2017, 17:24

Татарстан дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне бозлавык булуы турында кисәтә Автоинспекторлар ерак араларга чыкмаска киңәш итә.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Синоптиклар фаразлары буенча, 8 декабрьгә кадәр Татарстанда яңгырлы һәм җепшек карлы һава торышы сакланачак. Юлларда булган бозлавык һәм карт көртләре кинәт кенә автомобиль белән идарә итүне югалтуга китерергә мөмкин. Бу хакта республика автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләргә бозлавык шартларына туры килә торган тизлек сайларга киңәш итә. Рульдәгеләр куркыныч тудыручы маневрлар ясамауны, бигрәк тә каршы як хәрәкәт юлына чыкмаска кирәклеген истә тотарга тиеш.

Автоинспекторлар бик кирәк булмаганда торак пунктлардан ерак чыкмаска киңәш итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10