ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда җиңел машина поездга бәрелеп, дүрт кеше һәлак
Бүген Казанның өч районында ут булмаячак
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды

Дин

Чаллыда "Иске имлә — гарәп хәрефләре, татар теле" темасына мастер класс үтте

5 декабрь 2017, 22:00

Чаллыда Мастер-класста шәһәр мәчетләренең якшәмбе мәктәбе укытучылары, имамнар, Иске имлә белән кызыксынучылар катнашты.

(Чаллы, 5 декабрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллының "Хәләл Үзәге"ндә "Иске имлә — гарәп хәрефләре, татар теле" темасына мастер класс үтте, дип яза җирле басма.

Дәресне Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең өлкән мөгаллиме, Иске имлә буенча дәреслекләр авторы Әхмәт хәзрәт Сабиров алып бардылар. Мастер класста шәһәр мәчетләренең якшәмбе мәктәбе укытучылары, имамнар, Иске имлә белән кызыксынучылар катнашты. Нияз хәзрәт дәрес башында халкыбызның мең ярым еллык язма мирасы, рухи байлыклары хакында сөйләде. "Татар халкының төп үзенчәлеге аның борынгыдан китаплы, мәгърифәтле халык булуы,"- диде ул. Мастер класс барышында Әхмәт хәзрәт гарәп хәрефләренең язылышы, аның татар теленә яраклаштырылып тагын өстәмә 10 хәреф белән тулыландырылуы, гарәпчә язу төрләре, гарәп, фарсы теленнән алынган сүзләрнең язылышы, исемнәрнең дөрес язылышы һәм башкалар хакында бай мәгълүмат бирде. Дәрес көн буена барды. Фәкать җәмәгать намазларына гына тукталу булды. Чарада катнашучылар өчен "Хәләл-Үзәк" тарафыннан төшке аш та әзерләнгән иде. Янәшәдәге "Сөембикә" мәчетендә Нияз хәзрәт имамлыгында җомга намазы укылды. Ул пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы, күркәм холкы турында эчтәлекле вәгазь сөйләде.

Тарихыбызны, мирасыбызны барлаган, телебезнең искиткеч зур байлыгын күрсәткән бу чара һәркемдә зур тәэсир калдырды. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин мастер-класс эшенә йомгак ясап, ошбу чараны оештыруга күп көч салган "Хәләл-Үзәк" җитәкчесе Илдар хәзрәт Зияровка, Нияз хәзрәт һәм Әхмәт хәзрәт Сабировларга зур рәхмәтен белдерде.

Телебезне саклауга, яклауга юнәлдерелгән чаралар Чаллы мөхтәсибәтендә алга таба да дәвам итәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10