ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды
17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Үзәк Банк футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан истәлекле тәңкәләр чыгарды

5 декабрь 2017, 12:31 , Фото: rg.ru

Үзәк Банк футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан истәлекле тәңкәләр чыгарды Шуларның дүртесе – көмеш, берсе – алтын, тагын берсе кыйммәтле булмаган металлардан сугылган.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Үзәк Банк 2018 елда Россиядә узачак фубол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан алты истәлекле тәңкә чыгарды, дип хәбәр итә «Российская газета».

Шуларның дүртесе – көмеш, берсе – алтын, тагын берсе кыйммәтле булмаган металлардан сугылган. Көмеш тәңкәләрнең номиналы – 3 сум. Аларның өчесенә футбол тубының стильләштерелгән очыш траекториясе сурәтләнгән. Һәр көмеш тәңкәнең тиражы – 24 мең данә.

Алтын тәңкәнең номиналы – 50 сум. Анда фольклор орнаменты фонында футбол буенча дөнья чемпионаты кубогы сурәтләнгән. Тәңкәнең тиражы – 12 мең данә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10