ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган

Икътисад

Татарстанда баткан судноларны киләсе елның икенче яртысында күтәрә башларга мөмкиннәр

4 декабрь 2017, 19:43 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда баткан судноларны киләсе елның икенче яртысында күтәрә башларга мөмкиннәр "Идел" проекты Россия Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә әзерләнә, ул 17 төбәк юнәлешен үз эченә ала.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ", Ләйсән Фәйзуллина). Татарстан елгаларында баткан судноларны киләсе елның икенче яртысында күтәрә башларга мөмкиннәр. Әлеге мәсьәлә елгаларны чистартуны үз эченә алган “Идел” – “Волга” проектына кертелгән. Бу хакта бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Инсаф Галиуллин җиткерде.

“Идел” – “Волга” проекты Россия Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә әзерләнә. Ул 17 төбәк юнәлешен үз эченә ала. Аерым алганда, Татарстанда Республика транспорт министрлыгының аерым программасы тормышка ашырылды инде. Аның кысаларында баткан суднолар картасы төзелгән иде.

Пресс-конференция

Узган ел елга төпләрендәге барлык баткан корабльләр һәм баржалар тикшерелде. Экология куркынычы дәрәҗәсе бәяләнде. Аларны күтәрү өчен кирәк булган сумма ачыкланды. “Сүз Татарстан мәйданнарындагы йөзләгән судно турында бара”, – дип билгеләп үтте спикер.

Федераль үзәк белән әлеге мәсьәләдә фикер алышу булган. Татарстан тәҗрибәсе Россиянең башка субъектларына да таратылачак. Программа тулаем киләсе ел уртасында формалашып бетәчәк, дип йомгаклады чыгышын Инсаф Галиуллин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10