ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган

Җәмгыять

Саклык банкы кайбер клиентларының картадагы акчасы ялгыш киметелүе турында хәбәр итте

4 декабрь 2017, 19:02

Саклык банкы кайбер клиентларының картадагы акчасы ялгыш киметелүе турында хәбәр итте Саклык банкы хезмәткәрләре кайбер клиентларының хисап балансы ялгыш киметелүе төзексезлекләр белән бәйле булуы турында җиткергән.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Саклык банкы хезмәткәрләре үзләренең кайбер клиентларының хисап балансын ялгыш киметелүе төзексезлекләр белән бәйле булуы турында җиткергән. Кредит оешмасында хәлне биш эш көне эчендә төзәтәчәкләрен вәгъдә иткәннәр. Бу хакта “Известия” яза.

Саклык банкының call-үзәк тавышлы хәбәрендә әйтелгәнчә, кайбер клиентларының балансын ялгыш киметү башкарылмаган операцияләр буенча икәнлеге ачыкланган, дип хәбәр итә “ТВ Центр”.

Саклык банкы хезмәткәрләре банк операцияләрен башкарганда килеп чыгучы төзексезлекләрне якын арада бетерәчәкләрен вәгъдә итә. Оешманың матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, “кайбер клиентларының Саклык банкы карталары белән операцияләр уздырганда – Саклык банкы хезмәт күрсәтүче башка банк терминалларында, сәүдә үзәкләрендә һәм банкларда кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин”.

Исегездә булса, пәнҗешәмбе, 30 ноябрьдә, финанс оешмасы клиентлары операцияләр уздыруда кыенлыклар булуын хәбәр иткән иде. Өзеклекләр шул ук көнне бетерелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10