ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Сәясәт

Михаил Бабич Татарстан белән Башкортстанның кушылуына бәйле планнарны кире какты

4 декабрь 2017, 15:28

Михаил Бабич Татарстан белән Башкортстанның кушылуына бәйле планнарны кире какты РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле төбәкләрне эреләндерү турындагы мәгълүматны буш хыял дип атады.

(Түбән Новгород, 4 декабрь, «Татар-информ», Василина Олейник). Татарстан һәм Башкортстан республикаларын кушу юлы белән төбәкләрне эреләндерү күздә тотылмый, дип хәбәр итте РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич журналистлар белән очрашуда. Шул ук вакытта, ул федераль үзәктә төбәкләрне кушу мәсьәләсе хакында берничә тапкыр фикер алышуларын искәртте.

«Дәүләт һәрвакыт төбәкләрнең нәтиҗәлелеген, халыкның яшәү сыйфатын арттыру моделен эзли. Кайбер төбәкләр эреләндерү процедурасын узды инде һәм моның нәтиҗәсе дә булды. Икътисади яктан да, социаль өлкәдә дә», - дип белдерде Бабич.

Бер журналистның: «Төбәкләрне эреләндерү «экспериментын» сезгә йөкләмәделәрме?» - дигән соравына ул тискәре җавап бирде.

Бабич билгеләп үткәнчә, хәтта төбәкләрне кушу хакында сүз барса да, биредә Татарстан һәм Башкортстан республикаларын берләштерү күздә тотылмый. Чөнки ике «зур, көчле» төбәкне берләштерүнең мәгънәсе юк. Ә көчсез төбәкне куәтлесенә кушу исә һәрвакытта да эреләндерүнең иң нәтиҗәле юлы булды.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10