ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Фән һәм мәгариф

Михаил Бабич: Татарстанда татар телен укытуга бәйле вазгыять тотрыклы төс алды

4 декабрь 2017, 14:11

Михаил Бабич: Татарстанда татар телен укытуга бәйле вазгыять тотрыклы төс алды Аның сүзләренчә, соңгы ике елда вазгыять өлгереп җиткән, төбәкләрдән меңләгән мөрәҗәгатьләр килә башлаган иде.

(Түбән Новгород, 4 декабрь, «Татар-информ», Василина Олейник). Татарстанда татар телен укытуга бәйле вазгыять тотрыклы төс алды. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

Бабич сүзләренчә, федерация субъектларында дәүләт телләрен укытуны федераль законнарга тәңгәлләштерү ихтыяҗы хәзер генә тумады. Соңгы ике елда вазгыять өлгереп җиткән, төбәкләрдән меңләгән мөрәҗәгатьләр килә башлаган иде, диде ул.

«Дәүләт күзлегеннән караганда, Россия Федерациясе законнарының бозылуына игътибар итмәскә мөмкин түгел иде. Бу – соңгы 25 елда килеп туган проблема», - дип искәртте Бабич.

Ул субъектларның дәүләт телләрен билгеләү хокукын Конституциянең төп казанышы дип атады. Дәүләт төзелеше Россиянекенә якын булган бер генә илдә дә мондый мисаллар юк, дип өстәде ул.

Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә татар теленең ихтыяри рәвештә, ата-аналарның ризалыгы белән, атнасына ике сәгать укытылачагы хакында игълан ителде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10