ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Җәмгыять

Лениногорскида инвалидлар декадасы башлану уңаеннан концерт булды

3 декабрь 2017, 23:00

Лениногорскида инвалидлар декадасы башлану уңаеннан концерт булды Жюри аларның чыгышларын бәяләде һәм барысына да төрле номинаөияләр буенча дипломнар, бүләкләр тапшырды.

(Лениногорск, 3 декабрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск Мәдәният сараенда физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен ял концерты узды, дип яза  җирле басма.

“Физик мөмкинлеге чикләнгәннәр – алар көчле рухлы, бердәм, тормыш авырлыкларыннан зарланмыйча көн итәләр, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Рәгать Хөсәенов үзенең чыгышында. – Сезгә тыныч тормыш, көннәрегез якыннарыгыз кайгыртуында һәм дәүләт яклавында узсын”, диде ул.

Мәдәният сарае сәхнәсендә 14нче мөмкинлеге чикләнгән балалар мәктәбе, “Алый парус” реабилитация үзәге тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады.

Шәһәрдә эшләп килүче “Дари добро” оешмасы Мәдәният идарәсе белән берлектә физик мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр өчен “Әни йөрәге” дигән конкурс уздырды. Анда 6 әни катнашты. Алар үзләрен бар яктан күрсәтте, алар оста, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, авыру балаларын тәрбияләргә көч тә табалар.

Жюри аларның чыгышларын бәяләде һәм барысына да төрле номинаөияләр буенча дипломнар, бүләкләр тапшырды.

“Алтын әни -2017” титулына исә Ильвира Шәрифуллина ия булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10