ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мошенник “кармагына“ эләккән чирмешәнле 22 мең сум акчасыннан колак каккан
Саба һәм Теләче районнарыннан 15 егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә китте
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле

Спорт

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Дөнья кубогы ярышларында җиңүчедән 2 минутка калышты

3 декабрь 2017, 16:14

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Дөнья кубогы ярышларында җиңүчедән 2 минутка калышты Дөнья кубогы ярышларының беренче этабы Норвегиядә уза.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Норвегиянең Лиллехаммер шәһәрендә чаңгыда узышу буенча Дөнья кубогы ярышларының беренче этабы кысаларында бүген ир-егет чаңгычылар скиатлон төрендә көч сынашты. Беренче дүрт урынны хуҗалар – Норвегия чаңгычылары яулады.

Финишка беренче Йоханнес Хёсфлот Клебо килде. Ул 30 чакрым (классик һәм ирекле стильдә 15әр чакрым) араны 1 сәгать 16 минут 47,1 секундта узды. Икенче урында – Мартин Йонсруд Сундбю (+1,3 секунд), өченче булып Ханс Кристер Холунд (+6,8) килде.

Россия чаңгычылары арасында иң җитезе Алексей Червоткин (+37,7) булды – сигезенче урын. Ә Татарстанның Яшел Үзән чаңгычысы Андрей Ларьков финишка 14 нче булып килде. Ул җиңүчедән 2 минут 3,8 секундка калышты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10