ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Спас районында ветераннар конференциягә җыелды

3 декабрь 2017, 22:00

Спас районында ветераннар конференциягә җыелды Ветераннар хәрәкәте активистларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(Спас, 3 декабрь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районы Мәдәният йортында ветераннарның (пенсионерларның) җирле җәмәгать оешмасы барлыкка килүенә утыз ел тулуга багышланган конференция булды, дип яза җирле басма.

Конференция эшендә район башлыгы Камил Нугаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев, республика ветераннар (пенсионерлар) региональ оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков, шәһәр һәм районның башлангыч ветеран оешмалары рәисләре, авыл җирлеге башлыклары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, күп санлы кунаклар катнашты.

Юбилей конференциясе эшендә катнашучыларны ветеран оешмалары эшчәнлеге белән таныштырдылар, киләчәккә эш планнары билгеләнде. Ветераннар хәрәкәте активистларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10