ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килде
Польшада татар милли ашлары көннәре бара
“Метаморфозы”: Нурбәк Батулла һәм аның командасыннан хореографиягә яңача караш
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы утырышында катнашачак
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак

Хәвеф-хәтәр

Иркутск өлкәсендә торак йортта газ шартлаган – корбаннар бар

3 декабрь 2017, 10:07 , Фото: Ильнар Тухбатов

Иркутск өлкәсендә торак йортта газ шартлаган – корбаннар бар Коткаручылар бинадан 100 кешене чыгарган, аларның 15е йортның газ шартлаган подъездында яшәгән.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Якшәмбе көнне Иркутск өлкәсенең Усть-Кут шәһәрендә күпфатирлы йортта газ шартлаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига аркасында бер кеше үлгән, 5се зыян күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

“Беренче каттагы фатирда җирле вакыт белән 11.50 сәгатьтә (6.50 сәгать – Мәскәү вакыты) газ шартлаган, бер кеше үлгән. Йорттан 100 кеше чыгарылган, аларның 15е газ шартлаган подъезда яшәгән”, диелгән коткару хезмәте хәбәрендә.

Шартлау аркасында беренче һәм икенче кат арасындагы корылма җимерелгән, тәрәзә пыялалары коелган. Икенче каттагы ир-ат һәлак булган, газ шартлаган фатирдагы тагын бер ир-ат хастаханәгә озатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Иркутск өлкәсе идарәсе мәгълүматлары буенча, йорт газга тоташтырылмаган. Беренче катта ремонт эшләре барган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10