ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Президент карары белән гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән өчен премияләр саны артты

2 декабрь 2017, 17:07 , Фото: prav.tatarstan.ru

Президент карары белән гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән өчен премияләр саны артты Гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән өчен биш юридик зат һәм өч актив граждан премиягә дәгъва итә ала.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән өчен биш юридик зат һәм өч актив граждан премиягә дәгъва итә ала. Бу хакта бүген Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Казанда социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар форумында белдерде.

Гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән өчен махсус президент премиясен гамәлгә кую турындагы карар узган елгы форумда кабул ителде.

Әмма ул вакыттан бирле күп нәрсә үзгәрде. Татарстанда коммерцияле булмаган оешмалар саны 6 меңгә якын, ә республикалыларның ничек яшәвенә битараф булмаучылар саны тагын да күбрәк, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

“Республикада иҗтимагый хәрәкәтнең уңышлы оешмалары һәм лаеклы вәкилләре күп. Гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән өчен премияләр санын 5 тән 8гә җиткерү күңелле вакыйга. Биш премия юридик затлар өчен булса, өч премия актив гражданнар өчен”, - диде Татарстан Президенты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10