ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган

Дин

Түбән Новгород мөселманнары Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә

2 декабрь 2017, 15:53

Түбән Новгород мөселманнары Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә Түбән Новгородта рабигүл әүвәл аена багышланган бәйрәм чарасы узачак.

(Түбән Новгород, 2 декабрь, «Татар-информ»», Константин Барановский). Бүген Түбән Новгородта Мәүлид ән-Нәби бәйрәме хөрмәтенә тантаналы чаралар узачак. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Чара рабигүл әүвәл аена (Мөхәммәт пәйгамбәр туган көненә) багышланган. Бу айда мөселманнар тагын да ныграк берләшәләр, мөмкин кадәр күбрәк изге эш кылырга тырышалар.

Бәйрәм чаралары программасында гарәп, татар һәм рус телләрендә мөнәҗәтләр әйтү, догалар уку, Мөхәммәт пәйгамбәр турында кыска чыгышлар һ.б. каралган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10