ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда җиңел машина поездга бәрелеп, дүрт кеше һәлак
Бүген Казанның өч районында ут булмаячак
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Дөнья чемпионаты вакытында Казан кунаклары канәгать калырга тиеш

1 декабрь 2017, 21:08 , Фото: Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов: Дөнья чемпионаты вакытында Казан кунаклары канәгать калырга тиеш Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан Республикасында кунакларны милли чәк-чәк белән каршы алачаклар, төбәкнең үзенчәлекле мәдәниятен күрсәтәчәкләр.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә футбол буенча ФИФА 2018 дөнья чемпионатының соңгы жирәбә салуында катнашты. Бу хакта президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Жирәбә чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең футбол буенча 2018 дөнья чемпионаты матчларын уздыру чорында кунакчыллык турындагы сорауларына җавап бирде.

«Россиягә килгән һәм бездә булып киткән һәркем безнең дустыбызга әверелә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстанның халыкара ярышлар уздыру өлешендә тәҗрибәсе шул турыда сөйли. Без барлык кунакларыбызны да лаеклы рәвештә каршы алырга әзербез, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә – заманча спорт корылмалары, мәдәният объектлары, ял итү урыннарыбыз бар. Безнең гореф-гадәтләргә кунакларга карата ихтирам салынган. Кунакларыбыз канәгать булсын өчен кулыбыздан килгәннең барысын да башкарачакбыз».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында кунакларны милли чәк-чәк белән каршы алачаклар, төбәкнең үзенчәлекле мәдәниятен күрсәтәчәкләр. «Илебез күп кырлы, һәм бурычыбыз – аның барлык лаеклы якларын күрсәтү», - диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10