ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Буа драма театры 100 еллыгын Казанда билгеләп узачак

1 декабрь 2017, 18:50

Буа драма театры 100 еллыгын Казанда билгеләп узачак Коллектив истәлекле датаны 2 декабрьдә бәйрәм итәчәк.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Буада татар театры оештырылуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узачак, дип хәбәр ителә Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында.

Коллектив истәлекле датаны 2 декабрьдә бәйрәм итәчәк.

Буада беренче татарча спектальне 1915 елда ук куймакчы булганнар, әмма татар цензоры булмау сәбәпле, ул тыелган.

1917 елның 4 маенда татар шәкертләре һәм укытучылар “Казанга сәяхәт” («Путешествие в Казань») спектаклен тәкъдим иткәннәр.

Бүген Буа дәүләт драма театры республика һәм шәһәр мәдәни үзәкләренең берсе. Труппа республика районнарында һәм Россия төбәкләрендә гастрольләр эшчәнлеген актив алып бара.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10