ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

КВН Халыкара берлеге Александр Масляковның эштән китү сәбәбен белдерде

1 декабрь 2017, 17:47 , Фото: РИА Новости / Михаил Климентьев

КВН Халыкара берлеге Александр Масляковның эштән китү сәбәбен белдерде Агымдагы елның маенда Transparency International прокуратурадан Масляковның эшчәнлеген тикшерүне сорады.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). КВН Халыкара берлеге матбугат хезмәтендә Александр Масляковның Мәскәүнең «Планета КВН» яшьләр үзәге директоры вазифасыннан китү сәбәбен аңлаттылар.

Масляков үз теләге белән эштән киткән, бу прокуратура тикшерүләре белән бәйле түгел.

Элегрәк Transparency International Халыкара оешмасы «Планета КВН» яшьләр үзәгендә конфликт булуы турында хәбәр иткән иде. Конфликт Масляков тарафыннан "Гавана" кинотеатры бинасын "Александр Масляков һәм компания" телевизион иҗат берләшмәсенә милек итеп тапшыруга бәйле.

Агымдагы елның май аенда оешма прокуратурадан Масляковның эшчәнлеген тикшерүне сорады. Мәскәү прокуратурасы ачыклаганча, бу Мәскәү Милек департаменты белән килешеп эшләнгән. Transparency International Генераль прокуратурага башкала прокуратурасы җавабы белән килешмәвен белдергән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10