ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Фән һәм мәгариф

Казанда гарәп теле буенча Халыкара сертификат тапшыруның Россиядәге беренче үзәге ачылды

1 декабрь 2017, 14:40

Казанда гарәп теле буенча Халыкара сертификат тапшыруның Россиядәге беренче үзәге  ачылды Сертификация имтиханын Әбделмәлик Әс-Саади университетында тиешле әзерлек узган белгечләр үткәрәчәк.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Казан федераль университетында гарәп теле буенча Халыкара сертификатлаштыру үзәге ачылды. Югары уку йорты Россия һәм кайбер БДБ илләрендә гарәп телен өйрәнүчеләр өчен әзерлек программаларын гамәлгә ашыру, имтиханнар үткәрү һәм сертификатлар тапшыру хокукына ия булды. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

КФУның Гарәп теле үзәге базасында гарәп теле буенча халыкара имтихан тапшыру һәм тестлаштыруга әзерләнү буенча платформа булдыру февраль аенда өч яклы меморандумга кул кую нәтиҗәсендә тормышка ашты. Анда Казан федераль университеты, Әбделмәлик Әс-Саади университеты һәм Марокко Корольлегенең Халыкара табигый телләрне эшкәртү агентлыгы катнашты.

Сертификация имтиханын Әбделмәлик Әс-Саади университетында тиешле әзерлек узган белгечләр үткәрәчәк. Үзәк базасында шулай ук сертификация үтәргә теләгән кешеләр өчен курслар ачу күздә тотыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10