ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда «Жигули» машинасы күпердән елгага төшеп, йөртүчесе һәлак булган

1 декабрь 2017, 12:21 , Фото: соцсети

Чаллыда «Жигули» машинасы күпердән елгага төшеп, йөртүчесе  һәлак булган Фаҗига тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип фаразлана.

(Чаллы, 1 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда «Жигули» машинасы күпердән очкан, шоферы үлгән, дип хәбәр итә Чаллы автоинспекциясе.

Юл-транспорт һәлакәте кичә 21.30 сәгатьтә килеп чыга. 6нчы модель «Жигули» автомобилендә 20 яшьлек Мөслим кешесе Яшьлек проспекты ягыннан Боровецкий урманына таба юл тота. Шилнә елгасы аша салынган күпердән чыкканда, күпер култыксаларын җимереп, машина чокырга әйләнеп каплана.

Машина йөртүче шунда ук һәлак була. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10