ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рифат Фәттахов “Барс-медиа”ны профессиональ этиканы бозуда гаепли

30 ноябрь 2017, 17:34

Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов "Татар җыры" фестивалендә Ришат Төхвәтуллинның катнашу мәсьәләсенә карата үз фикерен белдерде.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов "Татар җыры" фестивалендә Ришат Төхвәтуллинның катнашу мәсьәләсенә карата үз фикерен белдерде.

"Татар җыры-2017" концертына багышланган матбугат конференциясе турында укыдым, - диде Рифат Фәттахов “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Хәзерге көндә Ришатның теге яки бу концертта катнашу–катнашмавы - аның үз ихтыяры. Әмма мине иң нык гаҗәпләндергәне: "Барс-медиа" директоры Марат Гәрәев, Ришатның элекке елларда фестивальдә катнашмау сәбәбләрен аңлатканда, этик нормаларны гына түгел, ә дөреслекне дә боза кебек. Марат Гәрәев сүзләренә караганда, алар “Ришатның продюсеры белән сөйләшүләр алып барганнар, әмма уртак тел таба алмаганнар”. Беренчедән, Ришат белән бәйле ниндидер җитди фикер-тәкьдимнәр белән Марат Гәрәевнең миңа бер тапкыр да мөрәҗәгать иткәне булмады. Киресенчә, безнең кайбер тәкьдимнәр алар тарафыннан кабул ителмәде кебек тоелды миңа”.

Искәртеп үтәбез, 16 декабрьдә "Пирамида" концертлар залында узачак “Татар җыры” Халыкара эстрада фестивале тарихында беренче тапкыр Ришат Төхвәтуллинның катнашуы көтелә. Бу хакта журналистларга "Мираж" кунакханәсендә "Татар җыры" фестивале уңаеннан оештырылган матбугат конференцияседә хәбәр ителде. Оештыручылар хәбәр итүенчә, Ришат Төхфәтуллин “Үзенчәлекле моң” номинациясендә тәкъдим ителәчәк. Җырчының ни өчен моңа кадәр фестивальдә катнашмавының сәбәбен «Барс Медиа» татар медиа группасының рәисе Марат Гәрәев аңлатты: “Эстрадада Ришат барлыкка килгәч тә, аны фестивальдә катнашырга чакырдык. Дөрес, без аның генераль продюсеры Рифат Фәттахов аша аралаштык. Кызганыч, ниндидер сәбәпләр аркасында без уртак тел таба алмадык, - диде ул. - Ришатның “Татар җыры”нда катнашмавыннан беркем дә өстен калмады, кыены халыкка төште”.

“Ришат Төхфәтуллин минем белән 2014 елдан бирле эшләми. Нишләп соң ул шул вакыттан бирле "Татар җыры”нда катнашмаган?! Моңа да мин гаеплеме?! "С больной головы на здоровую", диләрме әле руслар..., - дип гаҗәпләнә Рифат Фәттахов аның сүзләренә. Ул Марат Гәрәевнең: "Татар эстрадасында Ришат Төхвәтуллин дигән йолдыз кабынуга, без аны “Татар җыры”нда күрергә теләк белдердек", - дигән сүзенә карата: “Мондый очракларда безнең бабай: "Акылың алтын икән", - дияр иде. Әзер "йолдыз"ларны файдалану җиңел шул ул, ә менә син аларны эзләп тап, зур сәхнәгә чыгар”, - дип җавап бирде.

“Соңгы вакытта "Татар җыры”ның үз йолдызлары бөтенләй күренми башлады кебек. Узган ел "Филүс Каһиров катнаша", дип сөенештеләр, быел - Ришат Төхвәтуллин... Хәер, Ваһапов фестивалендә тагын йолдызлар кабынып килә - Гөлсирин, Рәнис, Азат, Айсылу... Димәк, "Татар җыры”н оештыручыларына борчылыр урын юк...” - ди Рифат Фәттахов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10