ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Сәясәт

Рамзан Кадыров Чечня республикасы башлыгы вазифасыннан китәргә теләвен белдерде

26 ноябрь 2017, 23:52

Чечня башлыгы фикеренчә, республиканың җитәкчесе кем булуын ил җитәкчесе һәм халык хәл итәргә тиеш.

(Казан, 26 ноябрь, "Татар-информ"). Чечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыров үз вазифасыннан китү турында хыяллануын һәм республика җитәкчесен үзгәртергә вакыт дип санавын әйтте. Бу хакта ул "Россия 1" каналындагы "Действующие лица" тапшыруында белдерде. 

"Моны (республика башлыгын алыштыру) минем хыялым дип әйтергә була. Төбәк җитәкчесе булу һәм халык, республика, Ходай каршында, дәүләт җитәкчелеге алдында җаваплы булу - бик авыр. Мин арыдым. Хезмәт итәсем килми, димәс идем. Кайчандыр минем кебек сугышырга, тәртип урнаштырырга яраклы кешеләр кирәк иде, ә хәзер - тәртип, бар да чәчәк ата. Минем фикеремчә, Чечен республикасында үзгәрешләргә вакыт җитте", - диде республика башлыгы. 

Чечняның башлыгы кем булуын хәл итү дәүләт җитәкчесе һәм халык вәкаләтендә, дип өстәде Кадыров. Аның фикеренчә, берничә кеше Чечен республикасы вазифасын 100% дәрәҗәдә башкара ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10