ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда ботулизм белән авыручылар саны арткан

24 ноябрь 2017, 19:36

Быел республикада 12 кеше ботулизм белән авырган, берсе үлгән.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда быел, узган ел белән чагыштырганда, ботулизм белән авыру очраклары арткан. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

2016 елда республикада бу чир белән бары 3 кеше генә авырган, ә 2017 елда – 12. Авыручыларның берсе үлгән, дип билгеләп үтелә ведомтсво хәбәрендә.

Ботулизм консервлар әзерләү һәм саклау кагыйдәләре үтәлмәгән очракта, кеше организмына токсин эләккәндә үсеш ала. Аның билгеләре эч уртасы авырту, диарея, хәлсезлек, температура кинәт күтәрелү, күз карасы киңәюдән гыйбарәт.

Агуланучылар ашыгыч медицина ярдәменә мохтаҗ.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10