ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Баулыда хоккей йолдызлары тәрбияләнә
Әлки районынының “Хузангай” җәмгыятенә 20 ашлык уру комбайны кайтты
Казанда 350дән артык кеше триатлон ярышларында катнашты
Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава температурасының кискен төшүе көтелә

Җәмгыять

Татарстанда “Язылу бүләк ит” хәйрия акциясе башланып китте

24 ноябрь 2017, 13:07

“Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьмин меценатларны һәм битараф булмаган кешеләрне язылу кампаниясендә катнашырга чакырды.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Казанда, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте офисында традицион “Язылу бүләк ит” хәйрия акциясе башланып китте. “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьмин аның беренче катнашучыларыннан булды.

Яңа елга кадәр теләге булган барлык кешеләр республика басмаларын җәмәгать яки хәйрия оешмаларына, шулай ук аерым пенсионерга яки ихтыяҗ булган гаиләгә яздырып, бүләк итә ала.

“Мин барлык җитәкчеләрне, меценатларны һәм һәм битараф булмаган кешеләрне язылу кампаниясендә катнашырга чакырам”, - дип билгеләп үтте “Татмедиа” генераль директоры.

Кузьмин үзе “Казань” журналын һәм “Казанские ведомости” газетасын Татарстан ветераннар берлегенә яздырды. Язылу квитанциясен ул Татарстан ветераннар комитеты бүлеге җитәкчесе Виктор Колесовка тапшырды.

“Безнең ветераннар вакытлы матбугат белән кызыксына, күп укыйлар. Без түләүсез подписка ясаган өчен бик шат һәм сезнең белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә телибез”, - дип билгеләп үтте җавап сүзендә Колесов.

“Татмедиа” җәмгыяте баш офисы холлында акция хәйриячеләре һәм кунакларының кәефләрен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары – Анатолий Василевский җитәкчелегендәге джаз-оркестр күтәрде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10