ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Айгиз Баймөхәммәтовның яңа китабы геройлары арасында Татарстан язучылары да бар
Зәй сусаклагычында агым алып киткән үсмерләрне коткарганнар
Азнакай яучылары ялгызлар өчен үзәк булдырырга җыена
Салават Фәтхетдинов үзе белән сөйләшүче журналистларның үзеннән акыллы булуын тели
Татарстанда кеше үтерү буенча җинаятьләр бөтенесе диярлек ачылган

Җәмгыять

Россиядә сатып бетерү турында канун кабул итәргә тәкъдим итәләр

22 ноябрь 2017, 11:53

"Сатып бетерү турында"гы Федераль канун эшләүне һәм кабул итүне интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе тәкъдим итә.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе эшмәкәрләр һәм кулланучыларның хокук-бурычларын билгели торган “Сатып бетерү турында”гы Федераль канунны эшләүне һәм кабул итүне тәкъдим итә. Бу хакта “Известия” җиткерә.

Ассоциация әлеге тәкъдимне Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка юллаган, дип хәбәр итә RT. Идарә тармагында хәбәр итүләренчә, әлеге мәсьәлә буенча караш мөрәҗәгать кергәннән соң формалашачак.

Канун проекты авторлары сатып бетерү һәм аның иң таралган төрләре төшенчәсен ныгытуны һәм гадел булмаган эшмәкәрләр, кулланучылар өчен җаваплылыкны билгеләүне тәкъдим итә.

Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе чит илләрдә сатып бетерүне көйләүдә уңай тәҗрибә булуын билгеләп үтә. Ассоциация һәр елны хөкүмәт сатып бетерү рәсми календарен билгеләүче Италия тәҗрибәсен үрнәк итеп китергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10