ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Татар дөньясы

Социаль челтәрләрдә татарларны хурлаган Ольга Гавриленконы җавапка тартуны сорыйлар

21 ноябрь 2017, 18:14

Ольга Гавриленконың татар халкын мыскыллап язган сүзләре социаль челтәрләрдә таралды.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан юристы Салих Гайнетдинов социаль челтәрләрдә татар халкын хурлап язган Ольга Гавриленко-Зыятдинованы җаваплылыкка тартуны сорап, Татарстан Республикасы Прокуратурасына шикаять язган.

Бу мәгълүматның дөреслеген “Татар-информ” хәбәрчесенә шикаять авторы үзе раслады: “Үзем дә яздым, тагын ике кешегә шикаять бирергә дә булыштым, - диде ул. – Безнең халыкны мыскыллап язганы өчен, аңа карата күп кеше шикаять язып биргәндер дип уйлыйм”.

Татарстан Республикасы Прокуратурасыннан Салих Гайнетдиновка хәбәр ителгәнчә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактларда экстремистик эшчәнлек билгеләре булу-булмавы ачыклана. Шул максаттан аның мөрәҗәгате Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы үзәгенә юлланган. Мөрәҗәгать буенча тикшерү үткәреп, нинди карар булганын шушы Үзәк хәбәр итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанда яшәүче Ольга Гавриленко-Зыятдинова социаль челтәрдәге битендә татар халкын мыскыллап сүзләр язган иде. Әлеге текстларның скриншотлары социаль челтәрләрдә киң таралган. Ольга Гавриленко бу сүзләрне аның социаль челтәрдәге аккаунтына улы язган дип аклана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10