ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бүген Рөстәм Миңнеханов Калининградта эшлекле сәфәрдә була
Татарстан умартачылары бал уңышын җыя башлады
Р.Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен полициягә 300 ел тулу белән котлады
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә

Җәмгыять

Чирмешәндә асфальтсыз берничә юл гына калган

21 ноябрь 2017, 01:00

Чирмешән авыл җирлегенә керүче авылларда барлыгы 74 урам бар, шуларның 63се район үзәгендә.

(Чирмешән, 21 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешәндә асфальтсыз юллар берничә генә калган. Чирмешән авыл җирлегенә керүче авылларда барлыгы 74 урам бар, шуларның 63се район үзәгендә. Түбән Чегодайда – биш, Кече Чегодай һәм Казанка авылларында - өчәр урам, дип яза җирле басма.

-Район үзәгенең 52 урамы асфальтланган, өч урамга вак таш түшәлгән, Көньяк микрорайондагы 8 урамда, әлегә төзелеш эшләре бару сәбәпле, юллар ясалмаган, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Киләсе елда бу урамнарны да шомартырга телибез.

Чирмешәннең Һади Такташ урамы юлына быел 382 метр озынлыгында вак таш түшәлгән.

-Быел Мәктәп урамында – 1014, Силантьев урамында – 427, Төньяк урамда 480 метрда ремонт эшләре уздырылды – асфальт җәелде, - ди район башлыгының төзелеш эшләре буенча ярдәмчесе Илдус Кәримов. – 2018 елда Мәктәп урамының икенче өлешенә һәм Яшьләр урамына да юлчылар килүе көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10