ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан умартачылары бал уңышын җыя башлады
Р.Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен полициягә 300 ел тулу белән котлады
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана

Җәмгыять

9 ил һәм 20 төбәк бөтендөнья татарча диктантында катнашачак

20 ноябрь 2017, 18:48

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру.

25 ноябрь көнне сәгать 10:00 да - 9 илдә һәм 20 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте.

"Татарча диктант" 9 илдә һәм 20 төбәктә - Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, ХМАО, Новосибирск, Саратов, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Иркутск, Волгоград, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗанда узачак. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы әсәреннән өзек язачаклар. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

Казанда “Татарча диктант” түбәндәге адреслар буенча узачак:


1. Штаб креатив индустрия резиденциясе (Татарстан ур. 20);
2. КФУның, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур. 2, 3 этаж, актлар залы);
3. КДМУның беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49);
4. Казан милли тикшеренү технология университеты (Карла Маркса урамы 72, Б103)

Акцияне оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.

Сайтка сылтама - http://diktant.tatar
Социаль челтәрләргә сылтама: https://vk.com/tatdiktant 
https://www.facebook.com/events/314792865552434
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10