ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татар теле курсларына йөрергә 930 кеше теләк белдерде - Әлфия Йосыпова

19 ноябрь 2017, 17:03

КФУның татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры "Адымнар" тапшыруында шулай дип белдерде.

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казан федераль университетында татар теле курсларына йөрергә 930 кеше теләк белдергән. Бу хакта "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруының соңгы чыгарылышында КФУның татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова белдерде.

Аның сүзләренчә, хәзергә 500 ләп кеше актив рәвештә татар телен өйрәнү белән шөгыльләнә.

"Милләтләре ягыннан алар төрле: татарлар да, руслар да, төрекләр дә бар", - диде ул.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10